Quantcast
Ads by Muslim Ad Network









ad-Dhuha Farsi:: Ghodratollah Bakhtiari Nejad 

Ayat
93:1Төшкә хәтле булган вакыт белән ант\" итәм.
93:2Вә төн белән ант итәм, һәркайчан ул төн караңгылыгы белән һәрнәрсәне капласа.
93:3Ий Мухәммәд г-м, Раббың сине ташламады һәм сиңа ачуланмады да. (Яһүдләр беркөнне Мухәммәд г-мнән Зүл карнәен вә асъхаб каһәф хәбәрен һәм рух рәвешене сорадылар. Мухәммәд г-м аларга: \"Иртәгә җавап бирермен\", диде, ләкин, Аллаһ теләсә димәде. Шуннан соң вәхий киселде, берничә вакытлар Җәбраил фәрештә иңмәде. Шул вакытта мөшрикләр: \"Мухәммәдне Раббысы ташлады һәм аңа ачуланды\", – диделәр. Бу сүрә шул хакта инде.)
93:4Сиңа, әлбәттә, ахирәт дөньядан хәерлерәкдер. (Ягъни Аллаһ сине патша кылмады һәм сине миллиардер да кылмады, чөнки болар һәммәсе бетә торган нәрсәләр. Бәлки сиңа Раббың дәрәҗәсе мәңгегә кала торган пәйгамбәрлекне бирде.)
93:5Вә тиздән сиңа Раббың өмет иткәнеңне һәм сораганыңны бирер дә, син Аның биргәненнән разый булырсың.
93:6Әйә Раббың сине ятим хәлендә табып тәрбия урынын насыйп итмәдеме? (Атасы белән бертуган кардәше Әбү Талиб тәрбияләп үстерде.)
93:7Дәхи Раббың сине пәйгамбәр булганчы хак диннән адашучы табып, аннары туры юлга күндерде түгелме?
93:8Дәхи Раббың сине бик фәкыйрь табып, аннары сине бай кылды түгелме?
93:9Башта үзең ятим булгач, ятимгә золым итмә, какма, сукма – бәлки хөрмәтлә.
93:10Һәм синнән сораучыга каты мөгамәлә кылма, ни сораса да җавап бир һәм теләген үтә.
93:11Һәм Раббыңның нигъмәте булган шәригать хөкемнәрен кешеләргә өйрәт һәм сөйләп төшендер! Чөнки шәригатьне белмәгән кешеләр Аллаһуның ґәзабына ашыгалар. Ә син аларны җәннәткә кызыктыр һәм чакыр!



Share this Surah Translation on Facebook...