83:1 | Киметеп үлчәүчеләргә үкенеч каты ґәзабдыр. |
83:2 | Алар башка кешеләрдән берәр нәрсә үлчәп алсалар үлчәүне тутырып мул үлчәп алалар. |
83:3 | Әгәр башка кешеләргә савыт яки бизмән белән үлчәп биргәндә киметеп үлчиләр. |
83:4 | Әйә ул кешеләр терелеп кубарылачакларын уйламыйлармы. |
83:5 | Олугъ кыямәт көнендә. |
83:6 | Ул көндә кешеләр барча галәмне тәрбия итүче Аллаһ хозурында хисаб өчен басып торырлар. |
83:7 | Юк, үлчәүдә хыянәт итмәгез, тәхкыйк хыянәтче гасыйларның гамәл дәфтәрләре сиҗҗиндәдер. |
83:8 | Нәрсә белдерде сиңа ул сиҗҗиннең хакыйкатен? |
83:9 | Аллаһуга итагать итмичә гөнаһка чумган кешеләрнең гамәле генә язылган китаптыр. |
83:10 | Хыянәтче ялганчыларга кыямәт көнендә үкенеч вә каты ґәзабдыр. |
83:11 | Алар кыямәт һәм хисаб көнен ялганга тоталар. |
83:12 | Ул көнне ялганга тотмас, мәгәр хактан баш тартып батыл эшләрдә чиктән ашкан һәр күп гөнаһлы кеше генә ялган дияр. |
83:13 | Әгәр аларга һәрнәрсәне аңлатучы аятьләребез укылса, бу әүвәлгеләрдән язылып калган әкият, диләр. |
83:14 | Юк Аллаһуга каршы сөйләп һәлак булырга ашыкмагыз, бәлки аларның кылган явыз эшләре күңелләренә тузан булып утырган. |
83:15 | Юк алданмасыннар, тәхкыйк алар кыямәт көнеңдә Раббыларыннан пәрдәләнмешләрдер, ягъни аларга Аллаһуның рәхмәте ирешмәс. |
83:16 | Соңра, әлбәттә, алар җәһәннәмгә керерләр. |
83:17 | Моның соңында аларга әйтелер: \"Бу ґәзаб сез ялганга тоткан ґәзабдыр\", – дип. |
83:18 | Юк Аллаһуга карышып җәһәннәмгә кермәгез, тәхкыйк Аллаһуга итагать итеп һәрвакыт яхшылыкны кылган кешеләрнең гамәл дәфтәрләре, әлбәттә, ґилийөндәдер. |
83:19 | Сиңа нәрсә белдерде ул ґиллийөннең нәрсә икәнлеген? |
83:20 | Ул яхшы мөселманнарның гына яхшылыгы язылган китапдыр. |
83:21 | Ул китаплар яныңда Аллаһуның якын фәрештәләре булырлар, кыямәт көнендә ул китаплардан хәбәр бирер өчен. |
83:22 | Яманлыкны кылмыйча, фәкать яхшылыкны кылучы яхшы кешеләр, әлбәттә, җәннәттә төрле нигъмәтләр эчендәләр, |
83:23 | яхшы урындыкларга утырып шатлык белән бер-берсенә карарлар. |
83:24 | Аларны танырсың, йөзләрендә җәннәт нигъмәтләреннән хасыйл булган шатлык яктылыгы булыр. |
83:25 | Алар эчерелерләр мөһерләнгән эчемлекләрдән. |
83:26 | Ул мөһернең сургучы мускустыр, кызыккан кешеләр ошбу җәннәт нигъмәтләренә кызыксыннар! |
83:27 | Аңарга катнаштырылган нәрсә тәснимнәндер. |
83:28 | Ул тәсним җәннәттә бер чишмәдер, ул чишмәдән Аллаһуга иң якын кешеләр эчәрләр. (Әмма җәннәтнең башка кешеләренә катнаштырып кына бирелер.) |
83:29 | Тәхкыйк гөнаһтан, җәһәннәмнән курыкмаган имансызлар, иман китереп мөселман булган кешеләрдән көлделәр |
83:30 | Әгәр мөселманнар алар алдыннан үтсәләр, бер-берсенә күз кысышып мәсхәрә итә иделәр. |
83:31 | Әгәр өйләренә кайтсалар, мөселманнарны мәсхәрә иткәннәре өчен киңәеп шатланып кайтыр иделәр. |
83:32 | Әгәр мөселманнарны күрсәләр, бу кешеләр адашканнар, ата-баба юлын ташлаганнар, дияләр иде. |
83:33 | Бит ул кәферләр мөселманнарга сакчы итеп тә вә гамәлләрендә язучы итеп җибәрелмәделәр. |
83:34 | Кыямәт көнендә мөселманнар кәферләрдән көләрләр. |
83:35 | Яхшы урындыкларга утырып кәферләрнең ґәзаб кылынганын карарлар. |
83:36 | Әйә кәферләргә кылган кабәхәт эшләре өчен җәза бирелдеме? Әлбәттә, тиешле – җәза бирелде. |