70:1 | Бер сораучы кәфер сорады киләчәк ґәзабны вә әйтте: \"Әгәр ул Мухәммәд хәбәр биргән ґәзаб хак булса, ий Аллаһ безгә күктән таш яудыр\" – дип. |
70:2 | Ул ґәзаб кәферләргә киләчәкдер, ул ґәзабны кире җибәрүче юк, |
70:3 | дәрәҗәләр иясе булган Аллаһудан. |
70:4 | Фәрештәләр вә Җәбраил фәрештә Аллаһ билгеләгән югары урынга ашырлар, озынлыгы илле мең еллык көндә. |
70:5 | Кәферләрнең сине инкяр итүләренә күркәм чыдау белән чыда! |
70:6 | Ул кәферләр кыямәтне ерак, яки булмас, дип уйлыйлар. |
70:7 | Әмма Без ул кыямәтнең вакыйгъ булуын бик якын күрәбез. |
70:8 | Ул көндә күк эрегән бакыр кеби булыр. |
70:9 | Вә таулар буялган йон кеби төрле төстә булырлар. |
70:10 | Ул көндә дус дустыны сорамас. |
70:11 | Ул дусларны бер-берсенә күрсәтерләр, шулай да сорашмаслар. Гөнаһлы кеше балаларын биреп, ґәзабтан котылуны теләр ул көндә. |
70:12 | вә хатынын һәм кардәшләрен биреп, |
70:13 | вә аны эченә алган кабиләсене биреп, |
70:14 | вә җирдә булган барча мәхлукатне биреп, соңра шуларның барчасын ґәзабта калдырып, үзен коткаруны теләр. |
70:15 | Кайда инде – аңа котылу була торган эш түгел, тәхкыйк ул ут ялкынланды. |
70:16 | Бик катылык белән баш тиресен вә башка әгъзаларын кубарыр. |
70:17 | Ул ут чакырыр вә үзенә тартыр хактан артка киткән вә Аллаһуга итагать итүдән баш тарткан кешене. |
70:18 | Һәм малны җыеп та фәкыйрьләргә, Аллаһ юлына бирмәгән саран кешене. |
70:19 | Тәхкыйк кеше саран, комсыз булып халык кылынды. |
70:20 | Әгәр аңа бер зарар ирешсә, аның өчен бик кайгыручы вә тавыш күтәрүчедер. |
70:21 | Әгәр аңа байлык ирешсә – саранлана, малының тиешле өлешен бирми. |
70:22 | Мәгәр намаз укучылар гына алар кеби түгелләр. |
70:23 | Алар бер намазларын да калдырмыйча даим укыйлар. |
70:24 | Вә аларның малларында бер билгеле булган өлеш бардыр. |
70:25 | Сораучы мохтаҗлар өчен вә сорамаучы мохтаҗлар өчен, ягъни аларга малларыннан тиешле өлешне бирерләр. |
70:26 | Дәхи алар кыямәт көненең булачагын тәсдыйк кылучылардыр. |
70:27 | Дәхи алар Раббыларының ґәзабыннан куркучылардыр. |
70:28 | Тәхкыйк Раббыларының ґәзабыннан курыкмыйча имин тору һич ярамыйдыр. |
70:29 | Дәхи алар гаурәтләрен зинадан саклаучылардыр. |
70:30 | Мәгәр үзләренең хатыннарына һәм кәнизәкләренә якынлык кылырлар, әлбәттә, алар моның өчен шелтәләнмәсләр. |
70:31 | Берәү бу күрсәтелгәннән читкә китсә, ягъни зина кылса, андый кешеләр Аллаһуның чигеннән үткән кешеләрдер. |
70:32 | Дәхи алар алган әманәтләренә вә биргән вәгъдәләренә ригая кылучылардыр, ягъни хыянәт итмәсләр. |
70:33 | Дәхи алар мөселманнар арасында бер эштә шаһит булсалар шәһитлек эшендә таза торырлар. |
70:34 | Дәхи алар намазларын саклап үз вакытында укучылар. |
70:35 | Менә бу кешеләр җәннәтләрдә хөрмәтләнүчеләр. |
70:36 | Имансыз динсезләргә ни булган – төркем-төркем булып, |
70:37 | уңнан да, сулдан да синең хозурыңа ашыгып киләләр. |
70:38 | Әллә ул имансызлардан һәрберсе Нәгыйм җәннәтенә кертелүне өмет итәме? |
70:39 | Тәхкыйк Без кешеләрне халык кылдык үзләре белгән нәрсәдән. Ягъни беренче Адәм балчыктан, калган кешеләр бер тамчы судан. |
70:40 | Мәшрыйклар вә мәгърибләр Раббысы белән ант итәмен, тәхкыйк Без кадирбыз. |
70:41 | Бу имансыз, динсез кешеләрне яхшырак кешеләргә алыштырырга, ягъни аларны һәммәсен һәлак итеп, алар урынына итагать итүче яхшы кешеләрне халык кылырга, Без эшебездә артка калучы түгелбез, һичбер эштә Бездән алга чыгучы булмас. |
70:42 | Син аларны ихтыярларына куй, батыл гамәлләренә чумсыннар вә һич файдасыз нәрсәләр белән уйнасыннар, хәтта вәгъдә ителгән көннәренә чаклы. |
70:43 | Кыямәт көнендә каберләреннән ашыгып чыгарлар, гүя үзләренең бер сөекле нәселләренә текәлгән кеби чакыручы фәрештә тарафына ашыгып барырлар. |
70:44 | Куркудан күзләре түбән төшкән хәлдә аларны хурлык каплаган булыр, бу көн аларга вәгъдә ителгән көндер. |