Quantcast
Ads by Muslim Ad Network









as-Saffat Farsi:: Ghodratollah Bakhtiari Nejad 

Ayat
37:1Гыйбадәт кыла торган урыннарында саф-саф булып торган фәрештәләр белән
37:2вә кешеләрне явызлыктан тыя торган намаз белән
37:3вә Аллаһ зекере Коръән белән ант итеп әйтәмен.
37:4Әлбәттә, сезнең Илаһәгыз фәкать бер Аллаһтыр.
37:5Ул – Аллаһ җир, күкләр вә аларның арасында булган нәрсәләрнең һәм мәшрыйкъларның Раббысыдыр.
37:6Без дөнья күген йолдызларның яктылыгы белән зиннәтләдек.
37:7Вә ул күкне атылучы йолдызлар белән исламга һөҗүм итүче шайтаннардан сакладык.
37:8Ул шайтаннар күккә менсәләр дә, фәрештәләрнең язган сүзләрен ишетә алмаслар, ул шайтаннар күкнең һәр тарафыннан ерак булсыннар өчен, йолдызлар белән атылырлар.
37:9Шулай булса да аларга ахирәттә каты ґәзаб булыр.
37:10Мәгәр бер шайтан фәрештәләрдән сүз урласа, ул шайтанны йолдызның бер якты очкыны һәлак итәр.
37:11Кәферләрдән сора, алармы халык ителүдә куәтлерәк, яки Без халык иткән җир, күкләр вә фәрештәләрме куәтлерәк төзелештә? Без Адәмне кулга ябыша торган балчыктан халык кылдык, ничек Аллаһуга каршы сүз әйтә алалар?
37:12Бәлки син Аллаһуның кодрәтенә яки кәферләрнең терелеп кабердән кубарылуны инкяр итүләренә гаебләнәсеңдер? Бит алар синең \"Җәза алыр өчен кыямәт көнне барча кеше тереләчәк\", – дигән сүзеңне мәсхәрә итәләр.
37:13Әгәр аларга вәгазь сөйләнсә – һич вәгазьләнмәсләр.
37:14Әгәр бер могъҗиза күрсәләр, аны мәсхәрәлән көләләр.
37:15Бу без күргән нәрсә могъҗиза түгел мәгәр ачык сихер, диләр.
37:16Янә кәферләр әйттеләр: \"Әйә без үлеп сөякләребез дә череп туфрак булгач, яңадан терелеп кубарылырбызмы?
37:17Яки безнең әүвәлдәге бабаларыбыз да терелеп кубарылырлармы?\
37:18Син аларга әйт: \"Әйе үзегез һәм бабаларыгыз да хур вә мескен хәлдә кубарылырсыз\".
37:19Кешеләрнең терелеп каберләреннән чыгулары фәкать бер тавыш белән булыр, ул эшнең Аллаһуга һич авырлыгы юк, һәм Аллаһу хозурына җыелгач, безгә ни булыр инде, дип көтәрләр.
37:20Кәферләр әйтерләр: \"Бу җәза көнедер бүген безгә хәсрәт вә һәлакәтлек, кылган явызлыгыбызның җәзасын бүген күрәбез\".
37:21Фәрештәләр кәферләргә әйтерләр: \"Менә бу көн сез ышанмаган хак җәза көнедер һәм җәһәннәмгә керәсе кешеләр җәннәткә керәсе кешеләрдән аерыласы көндер.
37:22(дәвамы түбәндәрәк)
37:23Залимнәрне вә хатыннарын, вә дусларын һәм Аллаһудан башка гыйбадәт кылган сынымнарын кубарыгыз һәм аларны ут юлына куыгыз!
37:24Вә аларны җәһәннәм алдында туктатыгыз, чөнки кылган эшләреннән, әлбәттә, алардан сорау булыр:
37:25\"Сезгә ни булды, дөньядагы кеби бер-берегезгә ярдәм итешмисез?\
37:26Бәлки алар ул көндә ярдәм итешүдән гаҗиз булып, хур булганнары хәлдә Аллаһ әмеренә баш июче булырлар.
37:27Вә алар бер-берсен ґәепләп шелтә кылырлар.
37:28Иярүчеләр олугъларына әйтерләр: \"Без хаклыктабыз дип, ант итеп, безне алдадыгыз, без сезгә иярдек\".
37:29Олугълары әйтерләр: \"Сез үзегез хак мөэмин булмагансыз, әгәр Коръән сүзләренә ышанган булсагыз, безгә иярмәгән булыр идегез.
37:30Ихтыярда безнең сездән артыклыгыбыз юк иде, без сезне көчләп үзебезгә ияртмәдек, бәлки сез үз ихтыярыгыз илә азган кавем булгансыз\".
37:31Барчасы бердән әйтерләр: – \"Раббыбызның сезне ґәзаб кылырмын дигән сүзе безгә лязем булды, инде без ул ґәзабны бүген татучыбыз.
37:32Без, әлбәттә, сезне хак юлдан аздырдык, чөнки без үзебез азган идек, сез дә үз ихтыярыгыз белән безгә ияреп аздыгыз\", – диярләр.
37:33Ул көндә олугълары да, иярүчеләре дә ґәзабта бергә булырлар, азгынлыкта бергә булганнары кеби.
37:34Без, әлбәттә, кәферләрне вә азганнарны өнә шулай җәза кылачакбыз.
37:35Аларга дөреслектә Аллаһудан башка Илаһә юк мәгәр Аллаһу тәгалә үзе генә дип әйтелсә, алар Аллаһны берләүдән тәкәбберләнәләр.
37:36Вә әйтерләр: \"Искедән бирле гыйбадәт итеп килгән Илаһәләребезне, бер җенләнгән шагыйрь сүзенә карап ташлыйкмы?\
37:37Ул Мухәммәд г-м хак булган Коръән белән килде, һәм үзеннән әүвәлге пәйгамбәрләргә ышанды.
37:38Әмма сез кәферләр һәм мөшрикләр кыямәт көнне рәнҗеткүче ґәзабны татыячаксыз.
37:39Сез җәзаланмассыз, мәгәр Аллаһуга каршы барып эшләгән гөнаһларыгыз өчен җәзаланырсыз.
37:40Мәгәр Аллаһуның ихлас колларына ґәзаб булмас, җәннәт нигъмәтләре булыр.
37:41Аларга җәннәттә теләгәннәре чаклы һәм алар теләгән вакытта төрле ризык булыр.
37:42Ул ризыклар төрле җимешләрдер һәм алар җәннәттә хөрмәтлеләрдер.
37:43Нигъмәтләр белән тулган җәннәтләрдә сыйланырлар.
37:44Яхшы диваннарга бер-берсенә каршы утырып рәхәтләнерләр.
37:45Хезмәтчеләр аларга савыт белән хәмер китерерләр, ул хәмер җәннәттә елга булып агар.
37:46Ул хәмер сөттән ак булып эчүчеләргә ләззәтледер.
37:47Ул җәннәт хәмерендә гакылны җибәрмәк вә башны авырттырмак юктыр, һәм аны эчеп дөньядагы кеби исермәсләр дә.
37:48Вә яннарында хатыннары булыр, алар күзләрен үз ирләреннән алмаслар, башкага карамаслар, ул хатыннарның күзләре зур һәм матурдыр.
37:49Ул хатыннарның йөзләре аклыкта тәвә кошының йомыркасы кеби, анда аз гына сарылык булып иң матур төстер.
37:50Ул ләззәтле эчемлекләрне эчкәндә әйләнеп бер – берсеннән сорашырлар.
37:51Алардан бер сөйләүчесе әйтте: \"Минем дөньяда кабердән терелеп чыгуны инкяр итүче бер иптәшем бар иде.
37:52Ул миңа әйтәдер иде: \"Әйә син кабердән терелеп чыгуга ышанасыңмы?
37:53Без үлеп сөякләребез череп туфрак булгач, терелеп хисаб вә җәза ителербезме?\" – дип.\
37:54Җәннәттәге әлеге мөэмин әйтер: \"Ул терелеп кубарылуны инкяр итүче иптәшемне җәһәннәмнән күрсәтимме?
37:55Һәм җәннәттә булганы хәлдә җәһәннәмгә карап, әлеге иптәшен ут уртасында күрер.
37:56Уттагы иптәшенә кычкырып әйтер: \"Валлаһи син мине ышанмаска өндәп үзең кеби утка салырга якын булдың.
37:57Әгәр Раббым миңа иманны ингам итмәсә, әлбәттә, сезнең белән бергә мәңгегә утка салынган булыр идем\".
37:58Мөэминнәр җәннәттә бер-берсенә әйтешерләр: \"Без җәннәттә тагын үлмәбезме?
37:59Дөньядагы үлүебездән башка тагын үлмәбезме һәм утта ґәзаб та ителмәбезме?
37:60Әгәр җәннәттә үлмәсәк һәм ґәзаб кылынмасак, бу эш, әлбәттә, олугъ теләккә вә зур бәхеткә ирешмәстер.\
37:61Әнә шундый бәхеткә ирешү өчен, гамәл кылучылар, әлбәттә, җәннәткә алып керә торган хәерле эшләрне эшләсеннәр вә изге гамәлләрне кылсыннар!
37:62Кеше өчен мәңге торачак урын йөзеннән, нигъмәтләр белән тулган җәннәтләр яхшымы? Яки заккум агачы үсә торган җәһәннәм яхшымы?
37:63Ул заккум агачының җәһәннәм уты эчендә үскәнлегенә һәм җимеш биргәнлегенә ышанмыйлар, ышанмаулары аларга ґәзаб өстенә ґәзаб булачак. Ул җимеш энәле булып ашаганда тамакны ертыр, ачылыгы тамакны көйдерер. Ышанмаучыларга шул җимешне ашатырлар.
37:64Дөреслектә ул агач җәһәннәмнең төбеннән чыгып үсәдер.
37:65Аның җимешләре кабахәтлектә гүя шайтан башларыдыр.
37:66Имансызлар, әлбәттә, ул агачның җимешен ашарлар, һәм шул ачы җимеш белән корсакларын тутырачаклар.
37:67Соңра аларга эрен кушылган кайнар су эчерелер.
37:68Соңра аларның кайтарылмаклары җәһәннәмгәдер.
37:69Алар ата-бабаларының хак юлдан адашканлыкларын белделәр, ләкин белсәләр дә хак динне кабул итмәделәр.
37:70Аларның адашканын белә торып аталарына ашыгып иярделәр һәм алар гыйбадәт кылган сынымнарга гыйбадәт кылдылар.
37:71Тәхкыйк әүвәлгеләрнең дә күбрәге адашкан иделәр.
37:72Без аларга, әлбәттә, җәһәннәм ґәзабы белән куркытучы пәйгамбәрләр җибәрдек.
37:73Күр! Куркытылып та пәйгамбәрләрне ялганга тотучыларның ахыры ничек булды, әлбәттә, һәлак булдылар.
37:74Мәгәр Аллаһуның ихласлы коллары ґәзабтан котылдылар.
37:75Нух г-м кавеменең иманга килүеннән өмет кисеп: \"Йә Рабби, ярдәм бир\", – дип, Безгә дога кылды, ни хуш доганы кабул итүчеләрдәнбез.
37:76Нухны вә аңа ияргән мөселман җәмәгатьне кәферләрнең золымыннан һәм Туфан суына батып һәлак булудан коткардык.
37:77Вә Нухның балаларын кыямәткә чаклы калдырдык, дөньядагы барча кеше аның нәселеннәндер.
37:78Без Нух өчен аңардан соң килгән пәйгамбәрләрдә яхшы исем калдырдык, һәр ышанучы аны мактап сөйләр.
37:79Барча гамәлдә ул Нухка кеше, җен, вә фәрештәләр сәлам әйтерләр.
37:80Без, әлбәттә, яхшыларга әнә шулай изге җәза бирәбез.
37:81Ул Нух Безнең хак мөэмин колларыбыздандыр.
37:82Соңра аның имансыз кавемен суга батырып һәлак иттек.
37:83Диннең асылында Нух г-мгә иярүчеләрнең берсе Ибраһим г-мдер, гәрчә аралары ике мең алты йөз кырык ел булса да.
37:84Ул Ибраһим Раббысына ширектән вә шиктән пакь күңел белән килде.
37:85Атасына вә кавеменә әйтте: \"Аллаһны ташлап нәрсәгә гыйбадәт кыласыз.
37:86Ялганнарның иң кабахәтен кылганыгыз хәлдә Аллаһудан башка нәрсәне Аллаһ дияргә телисез.
37:87Һичнәрсәгә ярамаган нәрсәләргә гыйбадәт кыласыз да бит, барча галәмне тәрбия итүче Аллаһ хакында нәрсә уйлыйсыз? Ул – Аллаһ сезне хөкем итмәс һәм ґәзаб кылмас, дип уйлыйсызмы? Бу кавем йолдызларга табыныр иделәр, бәйрәм көннәрендә корбан чалып, корбаннарын сынымнары алдына куеп, үзләре кырга бәйрәм итәргә чыга торган булганнар, шул бәйрәм итә торган урыннарына Ибраһим г-мне дә чакырдылар.
37:88Ибраһим башын күтәреп йолдызларга карады.
37:89Һәм әйтте: \"Мин чирлим, миндә тагун чире булса кирәк, бара алмыйм\".
37:90Һәм алар Ибраһимнең чире йокмасын дип, аны калдырып бар да кырга киттеләр.
37:91Ибраһим яшеренеп сынымнар янына керде, алларындагы корбаннарны күргәч, сынымнарга ник ашамыйсыз диде.
37:92Сезгә ни булды – сөйләмисез, миңа җавап бирмисез?
37:93Соңра сынымнарын балта белән бик каты җимерергә тотынды, чөнки башта – сынымнарыгызны валлаһи ватачакмын, дигән иде.
37:94Ибраһимнең сынымнарын ватканын ишетеп мөшрикләр йөгереп килделәр, һәм без гыйбадәт кыла торган сынымнарыбызны ник җимердең диделәр.
37:95Ибраһим әйтте: \"Үзегез агачтан, таштан юнып ясаган нәрсәләргә гыйбадәт кыласызмы?
37:96Бит үзегезне дә вә сез сыным ясаган агач, ташларны да Аллаһ юктан бар кылды.\
37:97Хакка каршы ачулары килеп, Намрут патша вә аның олугълары әйттеләр: \"Таштан зур бина ясагыз, аннары эченә утын тутырып яндырыгыз, кайчан ялкынланып янарга тотынса, ялкын эченә Ибраһимне атыгыз\", – дип.
37:98Алар Ибраһимгә явызлыкны кылырга теләделәр, һәм Без аларның мәкерен буш кылып үзләрен хур иттек, утны Ибраһимгә салкын итеп, пәйгамбәрлегенә дәлил кылдык. Бабил шәһәреңдә Ибраһимгә эш калмады. Аллаһ хөкемнәрен ирештерде, могъҗизалар күрсәтте, инде аңа күчеп китү лязем булды.
37:99Вә ул әйтте: \"Раббым әмер иткән урынга күчеп китәмен, әлбәттә, Раббым мине барасы җиремә җиткерер. Ибраһим һәм хатыны картайганнар, балалары юк иде. Шул сәбәпле карт көннәрендә булса да Ибраһим Аллаһудан бала сорады.
37:100Ий Раббым миңа бер изге ир бала биргел, миңа ярдәмче булсын!
37:101Без Ибраһимгә бер ир бала белән шатлык хәбәрен бирдек, ул бала кечкенә чагында галим, олугъ хәлендә йомшак күңелледер.
37:102Ул бала җиде яшенә җитеп атасы илә йөри башлагач, Ибраһим әйтте: \"Ий угълым, мин төшемдә Аллаһ тарафыннан сине корбан итеп чалырга боерыламын, уйлап күр бу эшкә ничек карыйсың? Угълы Исмагыйл әйтте: \"Ий атам, ни белән боерылган булсаң, шуны эшлә, мин Аллаһ хөкеменә ризамын, бу эштә мине, Аллаһ теләсә, сабыр итүчеләрдән табарсың\", – дип.
37:103Безнең әмерне икесе дә риза булып кабул иттеләр һәм Исмагыйлне яны белән яткызды.
37:104Кулына пычак алуга Без кычкырдык: \"Ий Ибраһим,
37:105төшеңдә күргән Безнең әмерне тәсъдыйк кылдың, үтәгән хөкемендә булдың\". Әнә шулай үзебезгә итагать иткән яхшы мөэминнәрне изге җәзалар белән нигъмәтлибез.
37:106Аллаһуның изге балаңны корбан итеп чал дигән әмере, әлбәттә, зур һәм авыр сынаудыр.
37:107Без аңа Исмагыйл урынына корбан итеп бугазлар өчен җәннәтән бер зур тәкә бирдек.
37:108Яхшылыгы белән искә алу өчен дөньяга соңыннан килгәннәргә Ибраһимнең яхшы әсәрләрен калдырдык.
37:109Ул Ибраһимгә барча галәм сәлам әйтер.
37:110Яхшы эшләрне кылучыга Без шулай изгелек итәбез.
37:111Ибраһим Безнең хак мөэмин колларыбыздандыр.
37:112Дәхи Исхакны бирәчәгебез белән шатлыклы хәбәр бирдек, ул Исхак изгеләрдән вә пәйгамбәрләрдән булды.
37:113Ибраһимгә вә Исхакка эшләрендә вә нәселләрендә бәрәкәт бирдек, вә аларның нәселеннән килгән кешеләрнең бәгъзеләре көферлек вә бозыклык белән үзләренә ачык золым итүчеләрдер.
37:114Тәхкыйк Муса илә Һарунга пәйгамбәрлек биреп нигъмәтләндердек.
37:115Аларны вә кавемнәрен зур бәладән коткардык, ягъни Фиргауннең золымыннан вә суга батудан коткардык.
37:116Без аларга ярдәм бирдек һәм дошманнарын җиңделәр.
37:117Вә Без аларга һәрнәрсәне бәян кылып бетергән Тәүратны бирдек.
37:118Вә аларны туры юлга күндердек.
37:119Вә соңыннан килгәннәргә Муса илә Һарунны яхшылык белән искә алуны калдырдык.
37:120Яхшылык илә искә алулары Муса илә Һарунга сәлам булсын димәкләредер.
37:121Тәхкыйк Без гөнаһтан сакланып яхшылык кылучыларга изгелек итәбез.
37:122Дөреслектә алар Безнең хак мөэмин колларыбыздан иделәр.
37:123Вә Ильяс та Аллаһ тарафыннан җибәрелгән пәйгамбәрләрдәндер.
37:124Кавеменә: \"Аллаһудан курыкмыйсызмы, Аңа гыйбадәт кылмыйсыз\" – диде.
37:125Сезне вә һәрнәрсәне күркәм сурәттә халык кылучы Аллаһуны куеп, бәгел исемле сынымга табынасызмы?
37:126Ул – Аллаһ сезнең Раббыгыз вә әүвәлге бабаларыгызның Раббысыдыр.
37:127Алар Ильясны ялганга тоттылар, үзләре вә сынымнары җыелып утта булырлар.
37:128Мәгәр Аллаһуның ихласлы коллары утка кермәсләр.
37:129Без Ильяска соңыннан килгәннәрнең телләрендә яхшы сүз калдырдык.
37:130Ул сүз Ильяска сәлам булсын димәкләредер.
37:131Гөнаһтан сакланып изге гамәлләр кылучыларга әнә шулай изгелек итәбез.
37:132Дөреслектә Ильяс Безнең хак мөэмин колларыбыздан иде.
37:133Вә Лут г-мдә Аллаһ тарафыннан җибәрелгән пәйгамбәрләрдәндер.
37:134Без аны вә кавемен ґәзабтан коткардык.
37:135Мәгәр аның хатынын ґәзабта кылучылардан кылдык.
37:136Соңра калганнарын барчасын һәлак иттек.
37:137Ий кәферләр, көндез ул тарафтан үткәнегездә аларның һәлак булган урынын күрерсез.
37:138Һәм кич белән үткәндә дә күрерсез! Аларның хәлен күргәч, уйлап фикерләп карамыйсызмы?
37:139Вә Йунүс та Безнең җибәргән пәйгамбәләребездәндер.
37:140Йунүс иман китермәгән кавемен ташлап, кешеләр белән тулган зур көймәгә керде.
37:141Көймә кузгалмады, шул сәбәпле көймәдәге кешеләр, арабызда качкан кеше бардыр, дип, шөбаґә салдылар, һәм шөбаґә Йунүска чыгып, аны диңгезгә ташладылар.
37:142Аны дәрхәл бер зур балык йотты, вә ул Аллаһ рөхсәтеннән башка кавемен ташлап киткәне өчен үзен үзе шелтәлидер.
37:143Әгәр Йунүс \"Һич юктыр Илаһә, мәгәр Син генә йә Рабби, мин Сине һәр кимчелектән пакьсең дип беләм, мин, әлбәттә, Синең рөхсәтеңнән башка китеп, үземә золым итүчеләрдән булдым\", – дип әйтмәсә иде.
37:144Әлбәттә, ул балык карынында кешеләр терелеп каберләреннән кубарылган көнгә чаклы торыр иде.
37:145Без аны берникадәр вакыт балык карнында торганнан соң сырхау булганы хәлдә корыга чыгарып ташладык, ягъни Аллаһ әмере белән балык Йунүсны су читенә, корыга чыгарып куйды.
37:146Вә аның янында киң яфраклы агач үстердек, ул агач аңа кояштан күләгә булды һәм ул агач янына чебен, черки, кигәвен кебиләр килмәделәр, чөнки аның тәне җәрәхәтләнгән иде. Ул шул урында берничә көн торып Аллаһның рәхмәте белән бик тиз сәламәтләнде.
37:147Без аны йөз меңле яки йөз меңнән артыграк кешеле шәһәргә пәйгамбәр итеп җибәргән идек, балык карыныннан чыккач та шул шәһәргә җибәрдек.
37:148Һәм бу юлы һәммәсе иман китерделәр, вә Без дә аларны билгеләнгән әҗәлләренә чаклы малларыннан файдаландырдык, тыныч яшәттек.
37:149Син алардан сорап кара: \"Әйә кызлар Аллаһуның баласы булып, ирләр ул мөшрикләрнең балаларымы?\
37:150Яки Без фәрештәләрне кызлар итеп халык кылганыбызны алар күреп тордылармы?
37:151Әгаһ булыгыз алар ялганчы булганлыкларыннан.
37:152Аллаһуның баласы бар дип әйтәләр, тәхкыйк алар ул сүзләрендә ялганчылардыр.
37:153Ий мөшрикләр, сез Аллаһ ир балаларны куеп кыз балаларны үзенә ихтыяр итте дисезме?
37:154Сезгә ни булды, һич гакылга сыймый торган нәрсәне хөкем итәсез.
37:155Аз гына булса да уйлап фикерләп карамыйсызмы?
37:156Яки Аллаһуның баласы барлыгына сезнең ачык бер дәлилегез бармы?
37:157Китабыгызны китерегез, укып карыйк, әгәр Аллаһуның баласы бар дигән сүзегез дөрес булса.
37:158Мөшрикләр Аллаһ белән фәрештәләр арасында нәсеп кылдылар. Аллаһуның кызлары дип әйтелгән фәрештәләр белделәр, ул сүзне әйткән мөшрикләрнең җәһәннәмгә кереп ґәзаб кылыначакларын.
37:159Аллаһ мөшрикләр ифтира кылган баладан пакьтер.
37:160Мәгәр Аллаһуның ихласлы коллары Аллаһуга ялганны ифтира кылмаслар, алар ґәзабдан ераклардыр.
37:161\"Сез мөшрикләр вә гыйбадәт кылган сынымнарыгыз,
37:162сез кешеләрне имансыз, динсез итә алмассыз,
37:163мәгәр җәһәннәмгә салыначак кешеләрне үзегезгә ияртеп аздырырсыз\".
37:164Җәбраил фәрештә әйтте: \"Безнең арабызда фәрештәләрнең һәрберсенә билгеләнгән гыйбадәт урыны бардыр.
37:165Вә без гыйбадәттә, әлбәттә, саф-саф булып торабыз.
37:166Вә без Аллаһу тәгаләгә даим тәсбихләр әйтәбез.
37:167Гәрчә мөшрикләр әйтсәләр дә:
37:168\"Әгәр әүвәлге өммәтләргә иңгән китап кеби безгә дә бер китап иңгән булса,
37:169Без, әлбәттә, Аллаһуның ихласлы колларыннан булыр идек\", – дип.
37:170Алар әйткәнчә Коръән килгән иде, аны инкяр иттеләр, эшләренең ахыры ничек булачагын тиздән белерләр.
37:171Тәхкыйк пәйгамбәр булган колларыбызга ярдәм бирәчәкбез, дигән вәгъдәбез булып үтте.
37:172Алар, әлбәттә, ярдәм бирелмеш булырлар.
37:173Дәхи мөэминнәр Безнең гаскәрләребездер, алар, әлбәттә, дошманнарын җиңәрләр.
37:174Ий Мухәммәд г-м, син алардан вәгъдә иткән көнебез җиткәнче, алардан кисел!
37:175Аларга ирешәчәк мәшәкатьләрне үзләренә күрсәт! Тиздән күрерләр мөэминнәргә нигъмәт, кәферләргә ґәзаб хәзерләнгәнлеген.
37:176Әйә алар ахмаклык белән Безнең ґәзабыбызның тиз килүен телиләрме?
37:177Әгәр Безнең ґәзабыбыз ул кавемгә иңсә, куркытып та курыкмаган кавемнең таңы нинди яман таң булыр.
37:178Вәгъдә көненә чаклы алардан кисел!
37:179Син аларга җәзаны күрсәт, хаклык кайда икәнен тиздән күрерләр!
37:180Барча кимчелектән пакь булган синең Раббың, өстенлек һәм кодрәт Раббысыдыр, Ул мөшрикләр сыйфатлаган нәрсәләрдән пакьтер.
37:181Вә барча пәйгамбәрләргә Аллаһуның сәламе булсын!
37:182Вә барча галәмне тәрбия итүче Аллаһуга мактау булсын!



Share this Surah Translation on Facebook...