Quantcast
Ads by Muslim Ad Network









al-Fil Farsi:: Ghodratollah Bakhtiari Nejad 

Ayat
105:1Әй, Мухәммәд г-м күрмәдеңме, синең Раббың фил ияләреңә нинди җәза биргәнен? (Мухәммәд г-м туган елны Йәмән вәлисе Әбрәһә, хаҗ кылуны Мәккәдән туктатып үзенең шәһәренә күчерү өчен Кәгъбәтүлланы җимереп юк итәм, дип филле ґәскәр белән Мәккәгә килде. Ләкин теләгенә ирешә алмады, Аллаһ аларның өсләренә таш яудырып һәлак итте).
105:2Әйә Раббың аларның мәкерләрен батыл кылып, тырышуларын бушка чыгарды түгелме?
105:3Вә һәлак итмәк өчен алар өстенә төркем-төркем кошлар җибәрде.
105:4Кошлар аларны коелган таш белән атарлар.
105:5Аларны тапталган, чәйнәлгән салам кеби кылды.



Share this Surah Translation on Facebook...